Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә Ураза гаете билгеләп үтелде

Мәчеткә бәйрәм намазына җыелучылар елдан-ел арта

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Изге Рамазан ае тәмамлануы уңаеннан Минзәлә мәчетендә Ураза гаете намазы укылды.

Бәйрәм уңаеннан мәчеткә аеруча күп кеше җыелды. Күпчелек килүчеләрнең урта яшьтәге булулары, араларында яшьләр, балалар күплеге дә күзгә чалынды.

Намаз башланыр алдыннан Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков татар халкының күренекле галиме дин әһеле Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең соңгы вәзгазен укып, тарихи мисаллар китереп, бүгенге көндә ислам динен тотутчыларга барлык мөмкинлекләр булуын искәртте.

Район җитәкчелеге исеменнән мөселманнарны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев тәбрикләде, “алдагы Корбан гаетен дә бергәләшеп җыелышып билгеләп үтәргә язсын”, диде.

Намаз укыгач, Рәмзил хәзрәт бәйрәм хөтбәсен укыды.

- Рамазан ае – беренче чиратта үзебез алдында хисап тоту чоры. Шушы айда күпме гөнаһалардан тыела алганбыз, күпме саваплы гамәлләр кыла алганбыз, шуңа игътибар итәбез, Рамазан ае фазыйләтләре дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз, - диде ул. Аерым рәхмәтләрен Рамазан аенда шәһәрнең мөселман зиратында өмәдә һәм зират йортына ай куюда катнашучыларга җиткерде.

Хәзрәт шулай ук быел беренче тапкыр мәчеттә ай дәвамында барлык тәравих намазларында катнашкан һәм башка мөселманнарга үрнәк күрсәткән Данир Рифкат улын, Вәсил Рөстәм улын, Рәсим Мозаффар улын билгеләп үтеп, һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ахырда мөселманнар бер-берсен Ураза гаете белән котлап, изге теләкләр теләп өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев