Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә медицина училищесында бәйрәм узды

Минзәлә медицина училищесы шәһәребездәге иң борынгы уку йортларының берсе. Бүген биредә яңа уку елы алдыннан зур тантана узды.

Тантанада уку йортында укыткан элеккеге укытучылар, хәзерге вакыттагы укытучыларны, студентларны училище директоры Раушания Бадретдинова яңа уку елы белән тәбрикләде. Ул үз чыгышында район үзәк хастаханәсендә эшләүчеләрнең биредә укып чыккан белгечләр икәнен әйтте.

— Сез гуманлы профессия сайлагансыз, киләчәк профессиягезнең җитдилеген ни дәрәҗәдә аңлап, намуслы итеп башкарырга тырышыгыз. Кешеләрнең тормышын саклау максатының нәтиҗәсе сезгә бәйле булачак. Шәфкать туташлары сәламәтлек саклау өлкәсенең алтын фонды. Яңа уку елы җиңүләр, якты тәэсирләр һәм бары тик күңелле мизгелләр генә алып килсен. Безнең студентларыбыз районда үткән чараларда, олимпиадаларда актив катнашалар, – дип ассызыклады директор. 

Ветераннар исеменнән Раиса Фахриева чыгыш ясады булачак белгечләргә яхшы гына укып, пациентларга игътибарлы, шәфкатьле булырга чакырды. Укытучы Анастасья Нигъматуллина беренче курс студентларына балачак навигаторы тапшырды. 4 курс студенткасы Арина Маликова яңа уку елына дәшеп кыңгырау яңгыратты. «Дәвалау эше», «Шәфкатьтуташлары» бүлегенә быел 115 студент кабул ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев