Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә медицина училищесында Батырлык дәресендә хәтер тактасын ачтылар

Кунаклар медик хезмәтенең мөһимлеген ассызыкладылар

Минзәлә медицина училищесында Ватанны саклаучылар көненә багышланган Батырлык дәресе булды. Чарага сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, волонтерлар, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган Андрей Бахтигареевның туганнары чакырылган иде.

Студентлар алдында «Нәфис» хәйрия фондыннан СВО да катнашучыларның гаиләләренә ярдәм комитеты консультанты, Казан шәһәре буенча җаваплы җитәкче, «Хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрби хезмәткәрләр берлеге» ревизоры, Татарстан Республикасы буенча «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» җитәкчесенең беренче урынбасары Рушан Салахов, хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны, отставкадагы эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр полковнигы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, КамАЗ төзелеше ударнигы, «Звезда солдата» музее саклаучысы Георгий Мокану, СВО волонтеры, Чечен сугышы ветераны, Минзәлә шәһәре десантчылар союзы җитәкчесе, Минзәлә шәһәре Советы депутаты Эдуард Ягъфәров, махсус хәрби операциядә катнашучы подполковник Дмитрий Шевлягин чыгыш ясадылар.

Алар Россия Армиясенең данлыклы хәрби традицияләре, махсус хәрби операция турында сөйләделәр. Студентларга укуларында уңышлар теләделәр, сугышчан шартларда да, тыныч тормышта да медикларның хезмәтенең никадәр мөһим булуын ассызыкладылар.
Чарада катнашучыларда Георгий Мокану оештырган мастер-класс аеруча кызыксыну уятты, ул Россия Армиясе гаскәрләре төрләре турында җентекләп сөйләде. 

Очрашуның кульминациясе булып Андрей Бахтигареев (позывное «Бах») истәлегенә мемориаль такта ачылу булды. Медучилищены тәмамлап чыккан якташыбыз Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Ул «За спасение погибавших» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән, тормыш өчен куркыныч янаган шартларда медицина ярдәме күрсәткән өчен Татарстан Рәисе Рәхмәте белән билгеләп үтелде. 

Андрей турындагы хатирәләре белән аның сыйныф җитәкчесе Галина Григорьева, бертуганының хатыны Светлана һәм иң якын дусты, төркемдәше Александр уртаклашты. Андрейның әнисенә чәчәкләр тапшырылды. Андрей истәлегенә мемориаль такта шулай ук әлеге уку йортында белем алган һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган Адель Моталлапов истәлегенә мемориаль такта янәшәсендә урын алды.

Очрашу барышында Минзәлә медицина училищесы коллективына һәм җитәкчелегенә, уку буенча директор урынбасары Любовь Тверитинага «Хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрби хезмәткәрләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының һәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешмасының «Махсус хәрби операциядә ярдәмнәре өчен» медальләре белән Азнакай районыннан килгән кунаклар — волонтерлар Римма Хәйдәрова һәм Алсу Камаева бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев