Минзәлә медицина училищесында Адель Моталлапов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Минзәлә медицина училищесында патриотик чара узды.
Биредә кайчандыр әлеге уку йорты студенты булган Адель Моталлапов истәлегенә багышланган мемориаль такта ачылды. Адель Ватанны саклаганда, махсус хәрби операция барышында батырларча вафат була.
Мемориаль такта ачу — ул хөрмәт билгесе һәм герой истәлегенең яшәү символы да.
Тантанада студентлар, укытучылар белән бергә «Планета добра» төркеме волонтерлары — Юлия һәм Любовь Тверитиналар да катнашты.
Училище бинасындагы әлеге мемориаль такта студентларга Адель Моталлаповның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында искә төшереп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев