Минзәлә мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр
Мөселман кардәшләр Минзәлә һәм авыллардагы мәчетләрдә Корбан гаете бәйрәменә җыелды. Гомумән бу бәйрәм мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Мәчетләребездә юл буе тәкбир әйтеп килгән халык бергәләп бәйрәм намазын укыды.
Минзәлә мәчетендә Рәмзил хәзрәт бәйрәм вәгазе сөйләде.
«Бүгенге бәйрәмдәге кебек үк күп булып, бердәм рәвештә җомга намазларына да килергә язсын. Аллаһы тәгалә чалган корбаннарыбызны, кылган гамәлләребезне кабуллардан кылсын», — диде ул "Минзәлә-информ"га.
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәтнең Корбан гаете бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде.
Шәһәребез мөселманнарын бәйрәм белән район башлыгы Айдар Салахов котлады. Ул үз чыгышында соңгы елларда сынаулар үтәбез, безне табигатьтә, соңгы вакыттагы башка вакыйгалар сыный. Бәйрәм безне бер-беребезне хөрмәт итәргә, туганнар, күршеләр белән аралашып яшәргә чакыра. Яшәгән дәвердә районыбызга, республикага файдалы эшләр белән хезмәт итү зарури. Киләчәктә яшьләрне кечкенәдән үк дини яктан тәрбияләргә кирәкле фарыз.
— Рәмзил хәзрәт бу эшкә ныклап кереште, районда 13 төрле милләт вәкилләре яши, алар белән дә уртак тел табып яшәп, районыбыз, республикабыз алга китсен өчен тырышып эшләргә кирәклеген азсызыклады ул үзенең чыгышында.
Бәйрәм намазыннан соң Рәмзил хәзрәт мәчеткә бабаларына, әтиләренә ияреп намазга йөргән балаларга махсус бүләк тапшырды.
Мәчеттән соң бар халык бәйрәмне өйләрендә дәвам итте. Бу көнне традиция буенча корбан чалынып ашлар уздырыла, табынны камыр һәм таба ризыклары бизи. Бәйрәмебез өч көн буена сузыла, кеше бер-берсенә кунакка йөрешә, хәлен белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев