Реклама
Көн темасы
Минзәлә район башлыгы төзелеш объектларын карады
Район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм бер төркем җитәкчеләр шәһәребездә бара торган төзекләндерү объектларын карадылар.
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
Алар башта Минзәлә педагогия көллиятенең тулай торагын ремонтлау эшләре барышы белән таныштылар. Биредәге объектта 20 ләп кеше хезмәт куя. Тулай торакның түбәсен сүтеп бергәннәр, тиздән аны ябарга керешәчәкләр. Айдар Салахов биредә студентларга яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен шартлар тудырылырга тиешлеген ассызыклады.
Аннары алар «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән Муса Җәлил 19 һәм Тукай 7 йорты территориясендә булдылар. Биредә бюдҗет хезмәткәрләре өмә дә катнашалар, йорт тирәсен матурлыйлар. Айдар Салахов йорт тирәсенә чәчкәләр, клумбалар утыртырга кушты.
Нефтьчеләр бистәсендәге капиталь төзекләндерелүче гер спорты, көрәш залында булып эш барышы белән таныштылар. Район башлыгы Айдар Салахов әлеге объектлар тирәсен матурлап, территориясенә газон үләне чәчәргә, чәчәкләр утыртырга кушты. Балаларга көрәш белән шөгыльләнү өчен зал бик матур килеп чыккан, балаларның исәбен сәламәтлеген тикшерү өчен компьютер кирәк.
Бердәм база ясау зарури. «Чишмә» балалар бакчасында төзекләндерү эшләре 99 процентка башкарылган, бакча территориясенә газон үләне чәчеп куелган, чәчәкләр, гөлләр утыртылган, биредәге вак-төяк җитешсезлекләрне генә бетерәсе калган.
Айдар Салахов төзекләндерелүче объектларның һәрберсендә төзүчеләргә үзенең киңәшләрен, тиешле күрсәтмәләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев