Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы авыл җирлекләрендә шәхси тракторларга техник карау үткәрелә

Беренче графа — авыл җирлекләре исеме, икенче — аларда булган тракторлар саны, өченче — техник карау көне.

Әтрәкле    26    15 нче апрель
Иркәнәш    34    17 нче апрель
Аю    28    18 нче апрель
Наратлы Кичү    27    22 нче апрель 
Яңа Маҗын    23    24нче апрель 
Тауасты Байлар    51    25нче апрель 
Яңа Мәлкән    17    6 нчы май
Иске Маҗын    15    13 нче май
Кадрәк    25    15 нче май
Юшады    6    15 нче май
Югары Тәкермән    29    16 нчы май
Хуҗамәт    34    20 нче май
Коноваловка    38    22 нче май
Юртау    4    23 нче май
Воровский    5    23 нче май
Урыс    35    27 нче май
Николаевка    30    29 нчы май
Иске Матвеевка    25    30 нчы май
Бикбау    36    3 нче июнь

Минзәлә шәһәрендә барысы 83 трактор бар. Шәһәрдә техник карау 2024елның 9 гыйнварыннан алып ел азагына чаклы, ягъни 29 нчы декабрьгә кадәр.

Район буенча барысы 571 трактор исәптә тора, бу 2023 ел белән чагыштырганда 20 тракторга кимрәк. Авыл җирлекләрендә барысы 488 берәмлек трактор исәптә тора. 

Тракторларга техник карауны Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы Ринат Гильманов үткәрә.

Тракторларны техник карау барышында беренче игътибар документларның тәртиптә булуына юнәлтелә, руль, тормоз, ут системалары ныклап тикшерелә. Шулай ук янгын сүндергеч җайланмасы, аптечка булуы да зарури. 

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлеге граҗданнарны район администрациясе бинасының беренче катында (редакция бинасы янында) кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев