Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы басуларында кызу урак өсте бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә 31 нче июльгә барлыгы 10478 гектарда игеннәр суктырып алынган.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

Шуның эченнән көзге бодай — 8215,арпа — 2175, борчак 88 гектарда җыеп алынган.Барлыгы 31997 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә көзге бодайдан уртача — 28,5 ц., арпадан 28,5 центнер уңыш чыга.Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 350гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 33,1центнер уңыш җыеп алдылар.30 нчы июль көнне районыбыз кырларында 53 комбайн эшләде. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә. Көзге чәчү өчен 8 мең гектарга якын җир әзерләнде. 

Безнең белешмә.Республика күләмендә 189800 гектарда игеннәр суктырып алынган. 572200 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 30,1 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев