Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Бикбау авылында әфганчы Флүс Усманов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды

Язмыш сынавы булгандыр, Бикбаудан 16 егет әфган сугышында катнашкан.

Бикбау авылында Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә сугышта катнашкан ветераннарның батырлыклары һәм хәрби хезмәте истәлеген мәңгеләштерү максаты белән, Минзәлә районы хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе Флүс Нәҗип улы Усмановның туган йортына мемориаль такта ачу тантанасына җыелдылар. Аны ачуда авыл халкы,җирлек башлыгы, әфганлы сугышчының туганнары, дуслары, курсташлары, төрле районнардан җыелган әфганчылар катнашты. 


Төрле районнардан җыелган, 50-60 яшькә җиткән элеккеге солдатлар авылга нәкъ хәрби хезмәттәгечә-колоннага тезелеп керделәр. Аларны авыл халкы каршы алды. 



Әфганчы ир-егет яшәгән йортка элмә такта кую тантанасында, Актаныш, Тукай, Мөслим Бөгелмә районнарыннан әфганчылар килде. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да катнашты. Ул үз чыгышында әфган сугышында намус белән интернациональ бурычларын үтәгән ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тыныч гомер итүләрен теләде. 

Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина:

Миңа әфганчы егетләр сентябрь аенда сезнең энегез Флүснең өенә элмә такта куеп булмасмы дигән мөрәҗәгать белән чыктылар һәм мин аларны үтенечен бик хупладым. Кешене исән чакта кадерләргә кирәк. Ул истәлек тактасы куюга бик лаек кеше, үрнәк гаилә башлыгы, Рәмзия белән өч ул тәрбияли, ике улы армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Теләге булган башка әфганчы авылдашлар өенә дә мемориаль такта куячакбыз.

Солдат анасыннан да олы җанлы, сабыр аналар бар микән? Тик солдат анасы гына һәр мизгелне көтеп алып, сыкрап, йөрәгенә урын тапмый уздыра... Аннары 95 яшьлек Флүснең әнисе Мөҗәллия ханым сүз алды: «Дөньялар тынычлансын, имин булсын,рәхмәт сезгә, сезнең алдыгызда баш иям», диде.

Башка чыгыш ясаучылар Украина сугышы тәмамлансын, ир-егетләребезнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, дигән теләген җиткерде. Әйе һәр чорның үз геройлары бар. Ватанны саклап батырлык күрсәткән каһарманнарны безнең халык аеруча хөрмәт итә, онытмыйлар. 
Тантаналы минутлар Флүс Усманов яшәгән йортның диварына беркетелгән элмә тактаны ачу бергә хезмәт иткән дусларына бирелде. Көчле алкышлар астында тактаны бәйләп куйган тасманы ачып җибәрделәр. Ак җәймә салмак кына аска төште. 


Авылда яшәүче һәр кеше, әфганчы сугышчы йорты яныннан үткәндә, анда үз җиренең данлы улы, Ватанны саклаучы яшәвен беләчәк. 
Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек.Әфган сугышы тарихыбызга тирән кереп, еллар үткән саен йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калдырды. Онытмыйк! Мәңгелек Дан! 


Аннары әфганчылар авыл уртасында урнашкан «Батырлар төбәге» меморилына чәчәкләр салдылар һәм әфган сугышында һәлак булган яудашларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Әфганчылар авылда булган әфган музеен карадылар. Экспозиция авыл җирлеге бинасының икенче катында урнашкан. Монда әфганда кулланылган сугыш кораллары һәм башка бик күп төрле коллекцияләр бар.


Әфганстан ветераннары оешмасы егетләре бик актив. Максатлары-очрашу-аралашу гына түгел, ә үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү. Батыр егетләр турында сөйләү. 


Музейдан соң авыл клубында әфган егетләре өчен оештырылган кичә, җырлар, истәлекләр белән үрелеп барды. Әфганчылар өчен оештырылган кичәдә автор башкаручы, совет армиясе капитаны Рөстәм Ахметханов һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре үз җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев