Минзәлә районы делегациясе республикакүләм ифтарда катнашты
Республикакүләм ифтарга 8 меңгә якын кеше килгән.
Бүген, 13 март көнне, Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстанда мөселманнар көтеп алган вакыйгаларның берсе — 14нче республикакуләм ифтар мәҗлесе узды.
(Дильфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Әлеге чарада Минзәлә районы имам мөхтәсибе Рамзил Хади Садыйков җитәкчелегендә 15 райондашыбыз да катнашты.

Республикакүләм ифтарда 8 меңгә якын кеше катнашкан. Оештыручыларга 720 волонтер ярдәм күрсәткән.
— Кояш баегач, азан әйтелеп, 8 мең кеше бергәләп ТР мөфтие Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазы укылды. Делегатлар милли, дини күргәзмәләр, китаплар белән танышты, дип хәбәр итә Рәмзил хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев