Минзәлә районы игенчеләре гектардан 29,2 центнер уңыш алалар
27 нче июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә район комбайнчылары арасында Владислав Гарнышев 8 мең центердан артык бөртек суктырырга өлгерде. Хуҗалык җитәкчеләреннән һәм бухгалтерия хезмәткәрләреннән комбайнчыларның эш күрсәткечләре турында мәгълүматлар көтеп калабыз.
Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы5457 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән көзге бодай −2125,арпа-893 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 15496 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә көзге бодайдан уртача-30,3 ц., арпадан 27центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,2центнер тәшкил итә.Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасы алда бара, алар 1603 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 34 центнер уңыш җыеп алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә. Көзге чәчү өчен 8 мең гектарга якын җир әзерләнде.
Безнең белешмә.Республика күләмендә 103600 гектарда игеннәр суктырып алынган. 310200 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 29,9 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев