Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре гектардан 29,4 центнер уңыш алалар

Хуҗалык җитәкчеләреннән һәм бухгалтерия хезмәткәрләреннән комбайнчыларның эш күрсәткечләре турында мәгълүматлар көтеп калабыз.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

28 нче июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексы комбайнчысы Илдар Хабибрахманов (фотода) 8 мең центердан артык бөртек суктырырга өлгерде. 

Илдар Хабибрахманов

Реклама

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 6420 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән көзге бодай −5039,арпа-1431гектарда җыеп алынган.Барлыгы 15496 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә көзге бодайдан уртача-30,3 центнер, арпадан 26,4 центнер уңыш чыга. 

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасы алда бара, алар 1783 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 33,9 центнер уңыш җыеп алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә. Көзге чәчү өчен 8 мең гектарга якын җир әзерләнде. 

Безнең белешмә .Республика күләмендә 125700 гектарда игеннәр суктырып алынган. 379500 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 30,2 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев