Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре темпларны арттырып эшлиләр

“Калморза” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Зиннур Гыйлфанов(фотода) быелгы язгы кыр эшләрендә дә сынатмый. Уңган механизатор быел барысы 1 мең гектарга якын төрле культуралар чәчте.

Бүгенге көндә район буенча иртә сабан культуралары чәчү планы 30,8 процентка үтәлде, ә республика буенча бу күрсәткеч 29 процент.  Шулай булса дакөннәр яхшы торганда чәчү темпын арттырузарури.

Район хуҗалыкларында көзге культуралар, күпьеллык үләннәр тукландырылып бетте,  дым каплату да 100 процентка башкарылды. Район буенча арпа-7097,  борчак-1076,сабан бодае-845, солы 127 гектарда чәчелде.”Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы1006 гектарда шикәр чөгендере чәчте. Сидераль пар өчен 424 гектарда  гәрчич чәчелде. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре сидераль пар өчен 319 гектарда гәрчичне чәчеп бетерделәр.  “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы игенчеләре 1850 гектарда көнбагыш чәчтеләр.  “Калморза” хуҗалыгы арпа, борчак, солы чәчүне төгәлләп куйдылар, бу хуҗалык игенчеләре 1550 гектар рапсның яртысын чәчеп бетерделәр. Район буенча берьеллык үләннәр чәчү планы 83 процентка үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев