Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча Минзәлә районы Тәтеш районыннан калышып республикада икенче урынны били.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 37454 гектарда игеннәр суктырылган. Уракның 85,3 проценты төгәлләнде һәм акрынлап булса да финиш сызыгына якынлашабыз. Барлыгы 177371тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 47,4центнер тәшкил итә. Кичә районыбыз кырларында 50 комбайн эшләде. Барлыгы 12623 тонна салам төргәкләргә төрелгән һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев