Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре тулай җыемны 184 мең тоннадан арттырдылар

Кичә районыбыз кырларында 73 комбайн эшләде

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 39264 гектарда игеннәр суктырылган, бу план күрсәткеченең 90 процентын тәшкил итә. Барлыгы 184634тонна ашлык амбарларга кайтарылган.4 нче сентябрьдә 898 гектар игеннәр җыеп алынган.  Районбуенча бер гектардан уртача уңыш 47центнер тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 10 центнерга югары. Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча Минзәлә районы  Тәтеш районыннан калышып республикада икенче урынны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев