Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре уракның 81,3 процентын төгәлләделәр

Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 4580 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан 30 центнер уңыш җыеп алдылар.

Барлыгы 80998 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә район буенча арпадан-21,7ц, сабан бодаеннан-25,9ц, борчактан-11,2ц, солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 24,3 центнер тәшкил итә. Сабан бодаеның-49,6, арпаның- 94,9, борчакның-100 проценты җыеп алынды. 17 нче август көнне районыбыз басуларында 56 комбайн эшләде һәм 2834 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 8104 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 15 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10800 гектар җир әзерләнде.

Безнең белешмә.

Реклама

Республика күләмендә 1079900гектарда игеннәр суктырып алынган. Ике миллион 960 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 26,5 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев