Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре уракның экватор сызыгын узып киттеләр

«Август-Мөслим» ҖЧҖнең «Мензелинское» ОСП игенчеләре 7427 гектарда үстерелгән көзге бодайны җыеп алуны төгәлләделәр һәм хуҗалык комбайнчылары «Август-Агро» ның Азнакай районы хуҗалыгына ярдәмгә киттеләр.

Районның күпчелек хуҗалыкларында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнде. Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 3835 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан 28,2 центнер уңыш җыеп алдылар. 

Барлыгы 53846тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә район буенча көзге бодайдан уртача-26,1 ц., арпадан 25,9ц.,сабан бодаеннан-25,9 ц.,борчактан-11,8ц.,солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 25,5центнер тәшкил итә. Район буенча көзге бодайның-97,9, арпаның-42,6, борчакның-46,8проценты җыеп алынды.

Кичә районыбыз басуларында 70 комбайн эшләде һәм 4105 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 4008 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 9 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде. 

Безнең белешмә. Республика күләмендә 549500 гектарда игеннәр суктырып алынган. 1533,6 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 27,9 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев