Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре уракның экватор сызыгына якынлаштылар

Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре алда бара, алар 4644 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 29,5 центнер уңыш җыеп алдылар.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 20945 гектарда игеннәр суктырып алынган.

Шуның эченнән көзге бодай−13907, арпа-3991, сабан бодае-2100, борчак-847, солы 100 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 53846 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә көзге бодайдан уртача-26,3 ц., арпадан 26,9ц., сабан бодаеннан-25,6 ц., солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 25,7 центнер тәшкил итә. 

Районның күпчелек хуҗалыкларында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнде. Район буенча көзге бодайның-93,6, арпаның-35,1, борчакның-45,1 проценты җыеп алынды. Кичә районыбыз басуларында 70 комбайн эшләде һәм 3170 тонна ашлык суктырып алдылар. 

2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 3848 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 7 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде. 

Безнең белешмә. Республика күләмендә 465800 гектарда игеннәр суктырып алынган. 1311,5 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 28,2 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев