Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре уракның өчтән икесен төгәлләделәр

Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

Минзәлә районы игенчеләре уракның өчтән икесен төгәлләделәр

Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 4515 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан 27,7 центнер уңыш җыеп алдылар. Бу хуҗалык комбайнчылары бөртеклеләрнең 94 процентын суктырып алды һәм алдагы көннәрдә бөртеклеләр урагы тәмамланачак.
Барлыгы 67738 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә район буенча арпадан-23,5ц., сабан бодаеннан-27ц., борчактан-11,5ц., солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 24,5 центнер тәшкил итә. Сабан бодаеның-27, арпаның- 66,9, борчакның-64,3 проценты җыеп алынды. Кичә районыбыз басуларында 54 комбайн эшләде һәм 2161 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 5203 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 10 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде.

Реклама

Безнең белешмә.

Республика күләмендә 820300 гектарда игеннәр суктырып алынган. Ике миллион тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 27,4 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев