Минзәлә районы рекордлы уңыш җыя
Минзәлә игенчеләренең тулай җыемы 115 мең тоннадан артып китте һәм бер гектардан уртача 45,8 центнер уңыш алына.
Минзәлә районы аграрийлары гектар күәте буенча Татарстанда алда бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 25 310 гектарда игеннәр суктырылган. Уракның 64,9 проценты төгәлләнде. Район буенча 13 716 гектар бөртеклеләр суктырасы бар, шуның эченнән: арпа – 1470, сабан бодае – 11 949, карабодай – 137, бөртек өчен кукуруз 100, рапс – 7420 гектар. “Август-Мензелинск” ҖЧҖ кырларында 13 комбайн сабан бодаен суктыруда эшләде. “Рус” ҖЧҖ 1004 гектарда бөртеклеләр суктыруны төгәлләде.
Барлыгы 4500 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев