Минзәлә районы советы утырышында алдынгыларны бүләкләделәр
Күбрәк фотолар - «Фотогалерея» бүлегендә
Район Советы утырышы алдынгыларны бүләкләү белән төгәлләнде.
Фәндус Якуповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» мактаулы исеме тапшырылды. Павел Пучинин намуслы нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Намуслы хезмәт һәм Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Наил Хисамбиев, Нэля Бикеева, Илфак Гумеров бүләкләнделәр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән Камил Дәүләтов, Илдар Зарипов, Рөстәм Салихов билгеләп үтелделәр.
“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы " Ассоциациясенең Рәхмәт хаты Галина Плотникова, Алексей Ищеряков, Иван Колбин, Илгизәр Камаловка тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Мактау грамотасы белән Анна Куприянова, Рәхмәт хаты белән Ләйсән Галиева бүләкләнде.
Район башлыгының Мактау грамотасы Рәзидә Гарифуллина, Анжела Чигвинцевага, Рәхмәт хаты
Андрей Фуреев, Ольга Чекашова, Мария Суворова , Ландыш Юдинага тапшырылды.
Югары Тәкермән авыл җирлеге Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсында 3 урын өчен Дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев