Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы вәкилләре ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе бүләкләренә лаек булдылар
Казанда ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе тарафыннан ел саен муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә темасын яктыртучы журналистлар арасында уздырыла торган конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелде
Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез - «Минзәлә-информ» АҖ филиалы редакторы Дилфас Галиев (беренче фото) та бар. Ул ел саен җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту буенча журналист эшләре конкурсында җиңеп чыкты. Журналистыбызның бу конкурста җиңүе –"Минзәлә" - "Мензеля" газетасының район хакимияте органнары белән тыгыз элемтәдә, кулга-кул тотышып эшләвенең уңай күрсәткече дә ул.
Шулай ук «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүче буларак Минзәлә районының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге башлыгы урынбасары - баш архитектор Владимир Петров (икенче фото) бүләкләнде. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев