Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы хуҗалыклары арасында узган конкурс нәтиҗәләре
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны- “Кама беконы” ҖЧҖ алды, икенче урынны- “Заиковский” хуҗалыгы яулады, ә өченче урынга “Калморза” хуҗалыгы чыкты.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Районыбыз хуҗалыкларында азык хәзерләү техникасын, мобил туглагычлар- азык тараткычлар һәм азык саклагычларның 2023 ел сезонына әзерлеге буенча конкурс узды. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген комиссия җитәкчесе Р. Низамов(Татарстан Республикасы ТатНИИСХ ФИЦ КазНЦРан), аның механизация буенча доценты- И. Гаязиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы- И. Халиков, идарәнең механизация буенча консультанты- И. Фәйрушин, үсемлекчелек буенча косультанты- Р. Сәйфиев, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү җитәкчесе- Р. Гильманов бәяләде.
Экспертлар үзйөрешле чапкычларның һәм башка тагылма азык җыю техникасының торышын, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев