Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы хуҗалыклары атна азагында чәчү эшләренә дә керешәчәк

Район буенча барысы 17021 гектарда дым каплатылды.

Бу эштә «Туган як» агрофирмасы алда барып, дым каплатуны төгәлләп тә куйды. Шулай ук «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, «Заиковский» хуҗалыгы алда бара. «Кама Беконы» механизаторлары узган тәүлектә 1910 гектар җирдә дым каплатты.Хәзерге вакытта көннәр бик нык җылынып китте, атна азагына 25 градус җылылык көтелә. 

Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 7863гектарда өстәмә сый алган. «Калморза» механизаторлары барысы 1156 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландырдылар,шулай ук бу хуҗалыкның 259 гектардагы күпьеллык үләннәре өстәмә сый алды.«Заиковский», «Август-Мензелинск» ҖЧҖ, «Кама Беконы» ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны төгәлләделәр.Район буенча 7015тонна орлыкның 5005тоннасы инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев