Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында 12509 тонна ашлык суктырып алынды

Бүгенге көндә «Август-Мөслим» ҖЧҖнең «Минзәлә» ОСПсы комбайнчысы Альвир Даутов иң күп ашлык суктыручылардан исәпләнә, аның күрсәткече 600 тоннадан артып китте.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

25 июльгә игеннәрнең 9,9 проценты урып җыелган, барлыгы 4214 гектар мәйданнан 12509 тонна ашлык суктырып алынган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 29,7 центнер тәшкил итә.

«Август-Мөслим» ҖЧҖ нең «Минзәлә» ОСПсында 2179 гектар көзге бодай суктырып алынды, гектар куәте 27,6 центнер тәшкил итә.

Кичә районыбыз кырларында 42 берәмлек комбайн эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев