Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне узды

Уңыш бәйрәменә килүче хезмәт алдынгыларын милли киемнәрдән район мәдәният хезмәткәрләре җыр-моң белән каршы алды.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Тантана башланганчы район мәдәният сарае каршында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Гөлүс Баязитов республика конкурсында грант откан районның авыл җирлекләре башлыкларына: Хәлил Нәбиуллин (Кадрәк), Илгизәр Камалов (Иске Иркәнәш), Айдар Гыйлмуллин (Әтрәкле), Марат Галимҗанов (Коноваловка) МТЗ-82 тракторлары тапшырдылар. Әлеге трактор белән КРН-2,1 чапкычы белән җирлекләрдә җәй көне юл кырыйларын чабарга, кыш көне авыл юлларын кардан чистартырга була.

Аннан соң Айдар Салахов, Айдар Хамаев, Гөлүс Баязитов мәдәният сарае фойесында Балалар иҗат мәктәбенең муниципаль конкурсында «Минем яраткан туган ягым» дигән рәсемнәр күргәзмәсен карадылар. 


«Уңыш-2025» бәйрәмен Айдар Салахов ачып җибәрде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Айдар Салахов: 

-Хөрмәтле авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Сезне район Советы һәм башкарма комитет исеменнән «Уңыш-2025» бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Һөнәри осталылыгыз, үзегезне аямыйча көнне-төнгә ялгап 365 көн дәвамында фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Әле моннан 12 еллар элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән фермаларда субботниклар уздырып сөтне аз-азлап булса да арттыра башлаган идек. Ул чорда тәүленә 32 тонна сөт савыла иде, хәзер күрсәткечләрне ун мәртәбәгә арттырдык. Аннары районга зур инвесторлар килеп керде. Бүгенге көндә район 326 тонна сөт җитештереп республикада бишенче, ә игенчелектә өченче урынны били. Хәзерге вакытта Украина нацистларына каршы сугышлар бара. Безнең район үзебезнең сугышчыларга һәрвакыт даими ярдәм күрсәтә. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә ихластан ныклы сәламәтлек, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек-тынычлык, муллык телим. Игенчелек, терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте белән республикада алдынгы урыннарны билибез. 


Азат Хамаев: 
— Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Барыгызны да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән бәйрәм белән котлыйм. Сез — бүгенгебез, киләчәгебез имин булсын, илебез халкы, яшь буын тук, һәм сәламәт булсын өчен авыр һәм җаваплы хезмәт башкарасыз. Рәшит Хәмәдиев эшләгән чорда районда 22 мең баш мөгезле эре терлек бар иде, ә сезнең күрше Тукай районында 26 мең баш мөгезле эре терлек булган. Сез — ышанычлы партнер. Илнең промышленность һәм азык-төлек куркынычсызлыгы сезнең белән кулга-кул тотынып хәл итәбез. Ил күәтен арттыруда, агросәнәгать тармагын һәм промышленностны үстерүдә бердәм булып, фикерләшеп эшләргә һәм яшәргә язсын, — диде. 


 

Гөлүс Баязитов:

-  Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Марат Җаббаров исеменнән һәм шәхсән үз исеменннән бәйрәм белән котлыйм. Авыл хуҗалыгы тармагы бик җаваплы, бик авыр хезмәт. Аны бары тик үз һөнәренең остасы һәм үз эшен яраткан кеше генә уңышлы башкара ала. Сезнең хезмәт җимеше республика күрсәткечләрендә чагыла. Татарстан Респуликасы Рәисе авыл хуҗалыгына 12 млрд, сум күләмендә ярдәм күрсәтә. Сез республикада алдынгы урыннарда барасыз. Сез республикада ике зур күләмдә зур семинар уздырдыгыз, алдагы елда Россия күләмендә зур семинар уздырырга җыенасыз. РФ күләмендә Татарстан күптәннән сөт буенча беренче урында. Шуны әйтәсем килә, бу күрсәткечләрдә Минзәлә районы хезмәтчәннәренең өлеше зур. Минзәлә районында тәүлегенә 326 тонна сөт савыла. Ветеринария өлкәсендә дә яхшы гына күрсәткечләргә ирешеп киләбез, киләчәктә дә чирләр Минзәләне урап үтәр. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын, — диде һәм коллегаларына уңышлар теләде. 


Сәхнәдән авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтләре адресына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр яңгырады. Айдар Салахов, Азат Хамаев, Гөлүс Баязитов механизаторларга, терлекчеләргә һәм лаеклы ялдагы ветераннарга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар. Районның сәхнә осталары аларга үз җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев