Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында беренче гектарлардан югары уңыш алына

Язгы кыр эшләреннән соң басулардагы игеннәрнең биологик уңышына анализ ясаганда гектар куәтенең бик зур булуына өметләр туган иде.

 Урак башлангач бу саннар конкрет күрсәткечләр белән ныгытылды. Уракка иң беренче булып төшкән «Калморза» хуҗалыгы басуында көзге бодай- 47,1, ә «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы хуҗалыгы үстергән көзге бодайдан уртача 36,9 центнер уңыш алалар. 

Радик Мухаметов, «Калморза» хуҗалыгының баш агрономы: 
— Быелгы уңыш әлегә өметләрне аклый. Без булдыра алганча уңышны үстерү өчен күп көч куйдык, җирен дә яхшылап эшкәртек, язын минераль ашлама белән өстәмә тукландырдык. Алда шул уңышны түкми-чәчми җыеп алу бурычы тора. Иң мөһиме — эшкә иртәрәк чыгып, соңга кадәр эшләп, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәр комбайнчының үз эшләренә җаваплы карап игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев