Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында чәчүгә керештеләр

Районыбызның “Калморза” хуҗалыгы һәм “Ильнур” КФХсы хезмәтчәннәре арпа чәчүгә керештеләр. “Калморза” хуҗалыгы 600 гектардан артык арпаны чәчте.

Район буенча барысы 30929 гектарда дым каплатылды.  “Заиковский” хуҗалыгы механизаторлары көзге бодайны тырмалауны төгәлләде. “Заиковский” һәм “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы  игенчеләре дым каплатуны тәмамладылар. .Дым каплатуда өлгерлек күрсәтү зарури. Язын туфрак бик тиз кибә-түлегенә гектарына 160-180 тонна дым югала. Район буенча дым каплатуда 19 агрегат хезмәт куя.

Район буенча 6332 тонна орлыкның 4798 тоннасы инкрустацияләнгән.

Реклама

Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 16468 гектарда өстәмә сый алган.  “Август” компаниясенә караган  Мензелинское ОСП хуҗалыгы бер мең гектардан артык көзге бодайга КАС кертте.  Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне дә тукландыруны төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев