Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында язгы кыр эшләре башланды

Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар көз көне 10735 гектарда өстәмә сый алган булса, яз көне 8907гектар уҗымнар тукландырылган.Язгы кыр эшләренә иң беренче булып

Язгы кыр эшләренә иң беренче булып  “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза”, "Заиковский" хуҗалыклары игенчеләре керештеләр. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 786 гектарда көзге культураларны һәм 74 гектарда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. “Калморза” һәм “Рус” хуҗалыгы механизаторлары күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны тәмамладылар. 5 нче апрель көнне районның барлык хуҗалыклары да дым каплатуга керештеләр. Дым каплатуны  беренче булып “Кама беконы” ҖЧҖ башлап җибәрде.  “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы, “Туган як”  агрофирмасы, “Заиковский”, “Рус” хуҗалыгы  орлыкны инкрустацияләүне төгәлләде. Барысы район буенча 2295 тонна орлык инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев