Минзәлә районында җиде комбайнчы район башлыгы премиясен алачак
Өстәмә премияне иң беренчеләрдән булып «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы комбайнчысы Владислав Гарнышев алачак (икенче фотода).
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Районыбызда 2023 елгы урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатыннан комбайнчыларыбызны бүләкләү турында район башлыгы Айдар Салахов карар кабул итте. Ашлык җыю комбайннарында суктыруда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының өстәмә премияләре биреләчәк.
Бу кызыксындыру чарасы хезмәт җитештерүчәнлеген һәм механизаторларда матди кызыксынучанлыкны арттыру һәм игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу буларак кулланыла.
Беренче графа — комбайн маркасы, икенче — шул комбайнның суктыру йөкләмәсе (тонналарда), өченче — премия күләме (сумнарда)
«Лексион-540», «Торум» 1300 5000
«Нью Холланд», «Тукано», Джон Дир 1200 5000
«Акрос», «Палессе» 800 5000
«Дон-1500», «Вектор» 600 5000
«Нива», «Енисей» 300 5000
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев