Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында юл хәрәкәте иминлегенең чираттан тыш утырышы узды

Әлеге юл хәрәкәте иминлегенең чираттан тыш утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов уздырды.

17 октябрь көнне М-7 «Волга» автоюлында Мәскәүдән Уфа шәһәренә таба барган Балтай авылы тирәсендә Шкода Октавия автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе, тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалта һәм машинаны әйләндергән. Юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның ике пассажиры (21 һәм 28 яшь) урында һәлак булган. Тагын бер пассажиры 24 яшьлек хатын-кыз төрле җәрәхәтләр алган һәм ул Чаллы шәһәренең БСМПсына озатылган. Авариянең төп сәбәбе әле билгеле түгел, йөртүче тиешле тизлекне сакламаган һәм иминлек каешлары да эләктерелмәгән булган. Машина әйләнеп каплангач иминлек каешлары эләктерелмәү сәбәпле кешеләр машина эченнән чыгып очканнар.

Машина йөртүче ике ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алган булган. Авария булган урынга медицина хезмәткәрләре 13 минут эчендә килеп җиткәннәр.Гадәттән тыш хәлләрнең Минзәлә районы буенча вәкилләре Хуҗамәттән авария булган урынга 6 минут эчендә барып җиткән. Юл патруль хезмәте дә әлеге урынга 17 минут эчендә килгән. Авария турында ЕДДС ка хәбәр бирү мәҗбүри. Шуның өчен МЧС-ЦРБ-РОВД ЕДДС-бердәм дежур диспетчерлык системасы булдыру зарури. Шуңа күрә авария шаһиты булучылар кичекмәстән «ГЛОНАСС+112» телефоны белән шалтыратырга тиешләр. 


Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясенең чираттан тыш утырышында Минзәлә районы халкына юлларда исән-сау йөрү мәсьәләсе үзәккә куелды.

Район территориясендә быелның 22 нче октябренә 16 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 8 кеше вафат булган, 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Минзәлә шәһәре урамында бер юл һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәттә бер бала тән җәрәхәтләре алган. М-7 федераль юлында 14 юл һәлакәтендә 8 кеше үлгән, 13 кеше тән җәрәхәтләре алган. 


Әлеге утырышта кышка әзерләнү мәсьәләсе дә билгеләп үтелде.

Тиздән ике атнадан кыш җитә. Юлга сибәр өчен тозлы-комлы катнашмалар әзерләнеп куелган. Шәһәр урамнарын, юлларны чистарту өчен техникаларны шимбә көнне махсус комиссия кабул итәчәк. Тагы бер атнадан мәктәптә укучыларның көзге каникуллары башлана. Бу уңайдан балаларга көзге каникуллар алдыннан юлда йөрү кагыйдәләрен аңлату зарури. Хәзер караңгы тиз төшә, һәрбер урамда йөргән кешенең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлары да булырга тиеш. Быел шәһәр буенча 15 километр юл салынган, 200 берәмлек юл билгеләре алыштырылган. Хәзер ватсап эшләүдән туктады, шуның өчен мессенджерларда МАХска күчәргә кирәк,-диде Марат Кәримов. Монда бөтен чатларда язышып та, сөйләшеп тә була. 

Утырышта районның спорт һәм яшьләр эшләре буенча җитәкчесе Ирина Михайлова эшләүче яшьләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы тәрбия эшләрен кварталга бер мәртәбә булса да үткәрергә кирәклеген ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев