Минзәлә районында киләсе ел уңышы турында да кайгырталар
Календарда — август аеның икенче декадасы тәмамланып килә. Димәк, көзге чәчүне дә башларга вакыт. 20 нче августтан соң хуҗалыкларыбыз көзге чәчүгә керешәчәкләр. Район буенча барлыгы 10 800 гектар көзге бодай чәчеләчәк.
Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү дә бара. 17 нчы августка барлыгы 7702 гектарда эш башкарылды. Шуның 5678 гектары тирәнәйтеп, 2024 гектарында җирнең өске катламы (дискование) эшкәртелгән. Җир эшкәртүдә 16 нчы август көнне 15 трактор эшләде.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел уракка игенчеләребез ике атна алдан керештеләр. 17 нчы августка сабан культуралары: борчак, солы — тулысынча, арпа — 86,1 процент, язгы бодай 44,8 процент җыеп алынды. Район буенча бөртеклеләрнең 77,4 проценты суктырып алынды, тулай җыем 78 163 тонна тәшкил итә. Район буенча уртача бер гектардан 24,2 центнер уңыш чыга.
Гектар күәте буенча «Калморза» хуҗалыгына тиңнәр юк, аларда уртача бер гектардан 30 центнер уңыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев