Минзәлә районында көнбагыш суктыруга керештеләр
Әлеге культураны быел районыбыз хуҗалыклары барлыгы 6406 гектарда иктеләр.
Бүген «Калморза» хуҗалыгы комбайнчылары көнбагыш суктыруга керештеләр. Хуҗалык комбайнчылары 10 көн эчендә көнбагыш суктыруны тәмамларга исәпләре. Биредә һәр гектардан уртача 25- 27 центнер чыгар дип көтелә. Шулай ук «Август-Мөслим» ҖЧҖнең Минзелинское ОСПсы да көнбагыш урагына киләсе атна башында дүшәмбе көнне чыгарга планлаштыра. Әлеге хуҗалык көнбагышны 5205 гектарда үстерде. Бу хуҗалыкта үзләренең ике комбайны һәм «Август Агро» ның Мөслимнән 4 комбайны көнбагыш суктырыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев