Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында көзге культуралар югары уңыш бирә
Быел мул уңыш биргән бөртекле культураларның берсе, һичшиксез, уҗымнар.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Шуңа күрә 2023 ел уңышы өчен район буенча 15635 гектарда көзге бодай чәчелгән. Бу үткән елдагы белән чагыштырганда 633 гектарга күбрәк. Бүгенге көндә уҗым культураларының торышы яхшы һәм канәгатьләндерерлек торышта. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 786 гектарда уҗымнарны бер гектарга бер центнер исәбеннән сусыз аммиак белән тукландырып бетерде. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы көзге культураларны бер гектарга бер центнер исәбеннән карбамид белән тукландыра башлады. Тиздән “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы игенчеләре дә көзге культураларны тукландыруга керешәчәкләр.
Көзге культуралар-берьеллык үсемлек төре ул, кышкы салкыннар башланганчы үсеп һәм тамыр җәеп өлгерә, көннәр җылыта башлауга үсүен дәвам итә һәм язын чәчелгән бөртекле культураларга караганда 15-20 көнгә иртәрәк өлгерә. Аның уңышы да, сабан ашлыкларына караганда, күбрәк була, чөнки уҗым культуралары җирдәге язгы дым запасы белән үсә һәм май кояшын күбрәк күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев