Минзәлә районында шәхси кулларда тракторлар саны кими
Район буенча 570 трактор исәптә тора, бу 2022 ел белән чагыштырганда 21тракторга кимрәк.
Авыл җирлекләрендә барысы 460 берәмлек трактор исәптә тора.
Авыл җирлекләрендә шәхси тракторларга һәм аларның арбаларына техник карау графигы
Беренче графа — авыл җирлекләре исеме, икенче — аларда булган тракторлар саны, өченче — техник карау көне.
Әтрәкле 23 20 апрель
Иркәнәш 32 22 апрель
Аю 30 23 апрель
Наратлы Кичү 27 27апрель
Яңа Маҗын 19 29 апрель
Тауасты Байлар 48 30 апрель
Яңа Мәлкән 18 13 май
Иске Маҗын 10 14 май
Кадрәк 27 18 май
Юшады 7 18 май
Югары Тәкермән 25 20 май
Хуҗамәт 33 21 май
Коноваловка 30 22 май
Юртау 5 15 июнь
Воровский 8 15 июнь
Урыс 34 17 июнь
Николаевка 27 18 июнь
Иске Матвеевка 23 22 июнь
Бикбау 34 24 июнь
Минзәлә шәһәрендә 110 трактор бар. Шәһәрдә техник карау 2026 елның 9 гыйнварыннан алып ел азагына чаклы, ягъни 29 декабрьгә кадәр үткәрелә.
Тракторларга техник карауны Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы Ринат Гильманов үткәрә.
Тракторларны техник карау барышында беренче игътибар документларның тәртиптә булуына юнәлтелә, руль, тормоз, ут системалары ныклап тикшерелә. Шулай ук янгын сүндергеч җайланмасы, аптечка булуы да зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев