Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында шифалы яңгырлар явып үтте

Узган шимбә кич белән, якшәмбе көнне иртә белән районыбыз авылларында, кырларында яңгырлар явып үтте.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Әтрәкле якларында −11 мм., Әнәк агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе басуларында-8 мм, Николаевка, Яңа Маҗын тирәләрендә 7 мм, Югары Тәкермән, Коноваловка авылларында 6-7 мм, Урыс, Дәвек, Тауасты Байлар басуларында 6 мм яңгыр яуды.

Равил Сәйфиев (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге консультанты):

— Бөртекле культуралар өлгереп җиткән вакытта бу яңгырларның файдасы бар. Шулай ук күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алгач, икенче чабымга да файдасы тиячәк. Бәрәңге үскән участокларга да бу яңгыр бик кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев