Минзәлә районында тулай җыем 164 мең тоннадан артып китте
Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме 164469 тоннага җитте.
Тулай җыем буенча, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы алда бара -31434 тонна. “Калморза” хуҗалыгы -33890 тонна, “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП хуҗалыгы 32771 тонна ашлык суктырды. Район буенча бер гектардан уртача 48,4 центнер уңыш чыга. Ә республика күләмендә һәр гектардан уртача 37,4 центнер уңыш җыеп алына. Суктырылган мәйданнарда салам төргәкләү дәвам итә, барысы 10167 тонна салам төргәкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев