Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында тулай җыем 198 мең тоннадан артты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 42905 гектарда игеннәр суктырып алынган.
Һәр гектардан уртача уңыш 46,2 центнер тәшкил итә. Уракның 97,7 проценты төгәлләнде. Барлыгы 198163,7тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Кичә районыбыз кырларында 38 комбайн эшләде. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында-134 гектар сабан бодае, 383 гектар арпа,“Туган як” агрофирмасында 180 гектар сабан бодае суктырып аласы бар. Район буенча 1704 гектарда рапсны да җыеп алу зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев