Минзәлә районында унөч комбайнчы премия алды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков «Август-Агро» компаниясенә караган «Август-Мензелинск» хуҗалыгы комбайнчыларына район башлыгы премиясен тапшырды.
Куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Әлеге хуҗалык комбайнчылары бер караганда Мөслим районы кырларында, икенче караганда Минзәлә районы кырларында ашлык суктырдылар. Шуның өчен аларга урып-җыю вакытында район башлыгы премиясен вакытында тапшырып булмады. Марат һәм Ленар Солтановлар, Марат Маликов, Василий Кузнецов, Сергей Елшанский, Юрий Коршунов, Рим Галиев, Ришат Ахметов, Рәвис Сабиров, Рамис Габидуллин. Геннадий Арсланов, Анатолий Абдулгараев, Рифнур Кәбиров Илфар Халиков кулыннан 5 шәр мең сумлык сертификат алдылар.
Бу комбайнчыларның һәрберсе 1888 тоннадан алып 4379 тоннага кадәр ашлык суктырдылар.
Илфар Халиков сүзләренә караганда, район буенча 160 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, район игенчеләре тулай җыем буенча республикада 8 нче урында һәм бер гектардан уртача уңыш алу буенча да 5 нче урынны алуларын билгеләп үтте. Район буенча иң алдынгы комбайнчы көнбагышны суктырып бетергәч билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев