Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районыннан “Маслаков” КФХсы органик продукция җитештерүгә сертификат алды

Әлеге КФХ бөртекле-кузаклы культураларны ашламалар, пестицидлар, ГМОлар, үсеш гармоннары кулланмыйча үстерә.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

“Маслаков” КФХсы узган атнада органик продукция җитештерү өчен сертификат алып кайтты. Бу КФХны Дмитрий Маслаков 4 ел җитәкли. Аның 100 гектар җире бар. Алар әтисе белән бергә шул җирдә борай, карабодай, сабан бодае һәм башка культуралар үстерәләр. Сабан бодаен әз генә сатасы калган. Ә менә карабодай-45 тонна, борайны 43 тонна сатасы бар. Узган ел карабодайны Бөгелмәдәге, борайны Буадагы эшкәртү предприятиесенә саттылар.  Органик продукция күп була алмый, аның уңышы түбәнрәк, ә бәясе югарырак була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев