Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының иң булган хатын-кызлары республика конкурсының финалына үтте

Зональ турга зур делегация барды

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ

Узган шимбәдә Мамадышта «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы.» республика конкурсының зональ туры узды.

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә районы Мәдәният сарае директоры:

- Минзәлә районы конкурста лаеклы кандидатуралар белән тәкъдим ителде. «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова “Хатын-кыз - лидерноминациясендә җиңде. Аның белән яшьләр үзәге хезмәткәрләре делегациясе барды.

Шактый күпсанлы ярдәм төркеме – Николаевка авылы мәдәният йорты каршындагы «Рябинушка» халык фольклор ансамбле һәм район мәдәният сарае каршындагы "Чишмә" җыр һәм бию ансамбле Наталья Алексееваны озата барды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Николаевка мәдәният йорты директоры Наталья һәм аның тормыш иптәше Виталий «Нечкәбил» конкурсының финалында 3 нче урынны алдылар. Бу юлы Наталья "Хатын-кыз-үрнәк” номинациясендә җиңү яулады.

«Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, җиңүләре белән котлап, Ирина Михайловага һәм Наталья Алексеевага дипломнар тапшырды. Алга таба алар Казанда март башында узачак республика конкурсының финалында катнашачаклар.

Конкурста шулай ук «Хатын – кыз – үрнәк» номинациясендә Р.Закиров исемендәге Урыс мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Сабирова һәм читтән торып «Минем язмышым – минем һөнәрем»номинациясендә социаль яклау бүлеге белгече Гөлүсә Муллахмәтова катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев