Минзәлә Сабантуеның ат чабышлары нәтиҗәләре
Быелгы Сабантуй: районыбыздагы мәдәни традицияләр, хезмәт кешесенә олы ихтирам, халыклар дуслыгы театральләштерелгән тамашада тулысы белән чагылыш тапты. Хуҗасы әмерен үтәп, атларның каршылыклар аша җиңел генә үтүе, ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелеп беренчелек өчен җан-фәрманга узышуы сабантуйга килүчеләрне битараф калдырмады. Бабайларыбыздан калган ат чабышы бүгендә халкыбызның иң яраткан бәйгесе. Ат чабышлары берничә төрдә үткәрелде.
Атлар чаба ашкынып
Юртаклар бәйгесендә 6 ат, чабышкы атлар арасында 19 катнашты.
Юртаклар арасында «кунаклар»:
1 Ришат Вәлеев, «Пылький девиз» кушаматлы ат, Актаныш районы «Әнәк» агрофирмасы
2 Айбулат Газизов, «Заграда» кушаматлы ат, Минзәлә автотранспорт предприятиесе. .
3 Әлфия Хәлимова, «Десперадо» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы
Минзәлә районының юртаклары арасында:
1 Әлфия Хәлимова, «Показ» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы
2 Расих Газизов, «Кампариаш» кушаматлы ат, Калморза авылы.
3 Нәргиз Мирзаянова, «Изольда» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
Минзәлә дәүләт ат конюшнясы атлары арасында:
1Әлфия Хәлимова, «Десперадо» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
2 Арслан Сахапов, «Кашалина» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
3 Нәргиз Мирзаянова, «Звучная» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
Чабышкы атлар арасында «кунаклар»:
1 Раил Газизов, «Гвоздика» кушаматлы ат, Аю авылыннан.
2 Рузил Галимов, «Дҗокер» кушаматлы ат, Рузилнең үз аты.
3 Илфат Ялалов «Җдан» кушаматлы ат, Актаныш районы, «Әнәк» агрофирмасыннан.
Минзәлә районы атлары арасында:
1 Раил Газизов, «Сангора» кушаматлы ат, Аю авылы Расих Газизовның үз аты.
2 Арслан Сахапов, «Барби» кушаматлы ат, Аю авылы Раил Газизовның үз аты.
3 Салават Салихов, «Казбек» кушаматлы ат, Калморза авылы Расих Газизовның үз аты.
Минзәлә дәүләт ат конюшнясы атлары арасында:
1Сөмбел Нәҗипова, «Дҗафар» кушаматлы ат. Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
2 Лиза Җарова, «Леди Блэкстар» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
3 Мария Никитина, «Гектор» кушаматлы ат, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы.
Расих Газизов, «Буян» кушаматлы ат, Югары Тәкермән авыл җирлеге.
Атлар ярышында беренче урынны алучыга-30 мең, икенчегә-20 мең, өченче урынны алучыга 10 мең сум күләмендә акчалата приз бирелде. Ә калган урыннарны алучы ат хуҗаларына өч мең сум күләмендә акча тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев