Минзәлә шәһәре урамнары торышы район прокуроры контролендә
Шәһәребез территориясендә 135 километр юл һәм 26 километр озынлыкта тротуар бар.
Шәһәребез урамнарының ни дәрәҗәдә кардан чистартылганын район прокуроры Риназ Калаков шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шайсуваров, «Коммуналь челтәрләр» АҖ җитәкчесе Рәсим Габдрахманов, «Идарәче компания» җитәкчесе Игорь Харитонов, «Чиста шәһәр» ҖЧҖ җитәкчесе Виталий Рубцов белән ачыклау өчен очрашу уздырды.
Әлеге оешма җитәкчеләре булдыра алганча юлларны һәм тротуарларны кардан чистарталар, алар башта үзәк урамнарның юлларын карыйлар, аннары гына башка һәм шәһәр читендәге урамнарны кардан чистарталар. Шәһәр урамнарын кардан чистарту буенча көн саен 6 КДМ машинасы, 6 грейдер, 4 трактор эшли.
Карлы матур кышның да үз тискәре яклары бар шул. Урам җыештыручылар да, кар чистарта торган техникада карны көрәп тора алмый, ул һаман явып тора. Кар көртләре белән бергә чистартылмаган юллар, ишегелларыннан зарланып язылган шикаятьләр дә арта тора. Соңгы ике көндә кар бик күп яуды. Буран котырды, шәһәр урамнарында да, тротуарларда да юлларны тәртиптә тоту, сыйфаты начараюга китерде, социаль челтәрләрдә дә граҗданнар калдырган шикаятьләр шактый.
Район прокуроры Риназ Калаков бүгеннән башлап максималь рәвештә юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуны таләп итте. Соңгы ике көндә генә дә айлык норма буенча кар яуган. Бу үз чиратында юлларга, тротуарларга да йогынты ясамый калмады, шәһәр карга күмелде. Кешеләр, мәктәпкә баручы балалар тротуарлардан йөри алмыйлар, урам юлларыннан йөриләр, алар белән берәр хәл булса кем җавап бирер. Риназ Калаков мин үзем өчен сорамыйм, шәһәр халкы, мәктәпкә йөрүче балалар өчен кайгырам, диде. Шулай ук шәһәр кешеләренә ашыгыч ярдәм машинасы, экстрен хезмәтләр дә вакытында килеп җитсен, диде прокурор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев