Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу булды

Чара СССР гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына багышланган иде

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә сугышчы-интернационалистлар: Владимир Елхов, Валерий Вышинский, Валерий Варламов белән сыйныф очрашуы булды.

Кунаклар сигезенче сыйныф укучылары белән очрашты. Алар үзләренең  армиядәге хезмәтләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Үсеп килүче буынга физик яктан нык булырга, Ватанны яратырга, үз дәүләтләренең патриотлары булырга, яхшы укырга һәм өлкән остазларын тыңларга  кирәк, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районының Рус Мөшегесе авылында да Әфган ветераннары белән очрашу уздырылды.

Фоторәсемнәр 2нче урта мәктәп архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев