Минзәлә студентлары беренчелекне бирмәделәр
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында урта профессиональ уку йортларында белем алучылар арасында ветеринария компетециясе буенча республика олимпиадасы үтте.
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ")
Әлеге олимпиада да Актаныш технология техникумы, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Чаллының Кама дәүләт автомеханика, Буа ветеринария техникумы һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы студентлар көч сынаштылар. Алар техникумның лабораториясендә куяннарга, тавыкларга клиник диагностика үткәрделәр, сарык бәрәнен печү, фармокология, “Стейк” петролазерында эшләүләрен күрсәттеләр. Студентлар беренче көнне гамәли практика буенча, икенче көнне теория буенча белемнәргә җавап бирделәр. Студентларның гамәли эшләренә бәйсез экспертлар Казан ветеринария академиясенең доцентлары: Динә Мөхетдинова, Булат Таминдаров, Лилия Хасанова(Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы), Светлана Панкова(ветеринария табибы), Ләйлә Шайсуварова(Минзәлә педагогия колледҗының чит телләр укытучысы), Лилия Хорошева(Минзәлә районы нәсел предприятиесе белгече), Рәсүл Ахметов(Тәкермән ветеринария участогы табибы) бәя бирделәр. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегенең 4 нче курс студенты Альмира Болонина беренче урынны, ә шул ук бүлекнең 3 нче курс студенты Юлия Рафикова икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев