Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә терлекчеләре көн саен 350,5 тонна сөт савып алалар

Узган елның шул чорына караганда 50,8 тоннадан артык сөт җитештерелә.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Районыбызда сөт җитештерү ел башыннан 1,2 тоннага арткан. Район буенча һәр сыердан уртача 31,3 килограмм сөт савыла. 
Бер сыердан уртача савым буенча «Заиковский» хуҗалыгына тиңнәр юк, бу хуҗалыкта һәр сыердан 38,8 килограмм сөт савып алына. «Калморза» хуҗалыгы терлекчеләре дә сынатмыйлар, алар көн саен һәр сыердан 35,8 килограмм сөт җитештерәләр. Һәр сыердан уртача савым буенча да һәм тулай савым буенча да Минзәлә районы терлекчеләре республикада беренче бишлектән төшкәне юк. Савылган сөтнең товарлылыгы 93,6 процент тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыкларында барысы 11211 баш савым сыеры исәпләнә. 

Беренче графа — хуҗалыклар исеме, икенче — 3 нче февраль көнне савылган сөт (килограммнарда), өченче — шул хуҗалыкларда узган елның шул чорына карата җитештерелгән сөт (килограммнарда) артык яки ким (-).

Кама беконы    266773    45930      
Шул исәптән:
Коноваловка    251573    42705      
Балтай        15200        3225
Август-Мензелинск    32692    -9940     
Заиковский    22115    3155      
Калморза    14300    5800      
КФХ Ильнур    9270    4786      
Ярд.хуҗ., КФХлар    5400    1100     
Район буенча    350550    50831.

Фото редакция архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев