Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә “Алдынгылар хәрәкәте” оештырылачак

Минзәләдә “Алдынгылар хәрәкәте” оештыру буенча очрашу булды.Анда район мәктәпләреннән, урта уку йортларыннан 400 бала җыелды.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

Чараны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов һәм Россиядә “Алдынгылар хәрәкәте”нең яшьләр һәм балалар хәрәкәтенең Татарстанның региональ җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов чыгыш ясады. Тимур Сөләйманов  махсус яшьләр белән очрашу өчен районыбызга килде.

Реклама

 “Алдынгылар хәрәкәте” районның актив яшьләре, иҗтимагый оешма лидерларын, остазларны һәм укытучыларны берләштерә.”Алдынгылар хәрәкәте” бер зур команда. Әлеге командага төрле балалар оешмалары керә ала һәм алар төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә алалар. “Алдынгылар хәрәкәте” туган җиргә, илгә лаеклы киләчәк тәэмин итү, дөньяны яхшы якка үзгәртү, һәр буынны бәхетле итү өстендә эшлиячәк.  Оешмага балаларны балалар бакчаларыннан 6 яшьтән кабул итәчәкләр һәм аның сафында мәктәп, яки көллиятне тәмамлаганчы булырга мөмкин булачак. Җәй көннәрендә республикада төрле форумнар уздырылачак. Яңа оешманың вәкиллеге районда ачылып, мәктәпләрдә , урта уку йортларында клублары булачак.

-  Беренче булу-ул мактаулы миссия генә түгел, дуслар, әти-әниләр, укытучылар, ил һәм районыгыз алдында зур җаваплылык та булачак, - диде Тимур Сөләйманов.  Аның чыгышы азагында чарага килүчеләр үзләренең төрле сорауларын(“Сезгә нәрсә ошый?, “Ничек җитәкче булдыгыз?”, “Хәрәкәттә нинди юнәлешләрне сайлар идегез?”, “Нинди максатларыгыз бар?”, “Алдынгылар хәрәкәтенең җыеннарын кайчан уздырачаксыз?” һ.б.) бирделәр, ул аларга җавап бирде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев