Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә авыл җирлекләренә тракторлар тапшырылды

Әлеге тракторга тагылган КРН-2,1 чапкычы белән җирлекләрдә җәй көне юл кырыйларын чабарга, кар эттергеч белән кыш көне авыл юлларын кардан чистартырга була.

Районда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үткән чарада район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Гөлүс Баязитов республика конкурсында грант откан районның авыл җирлекләре башлыклары — Хәлил Нәбиуллин(Кадрәк), Илгизәр Камалов(Иске Иркәнәш), Айдар Гыйлмуллин(Әтрәкле), Марат Галимҗанов(Коноваловка)ка- өр-яңа күәтле МТЗ-82,1 тракторлары тапшырдылар. 


Тракторлар булган авыл җирлекләре техниканы кешеләргә файдалы итеп тә кулланалар: болынлыкларда үлән чабалар, печәнне алып кайтып бирергә булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев