Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе 1 нче апрельдә була

1 нче апрельдә, сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, анда табигый, яңа продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"

 Әгәр дә сез шимбә ярминкәсендә сатучы сыйфатында катнашырга телисез икән, 2-33-28 телефоны буенча контактлы зат белән элемтәгә керү зарури. Теләге булган һәркем катнаша ала. Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Ярминкәгә үзегезгә кирәкле булган товарлар, авыл хуҗалыгы продукцияләре – катнаш азык, бодай, арпа, борчак һәм башкасы буенча заявкаларны 2-33-28 телефоны аша бирергә була.

Бу көнне ярминкәгә килүчеләр шашлык, пилмән белән сыйланып, коймак белән кайнар чәйдән дә авыз итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев