Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә балалар бакчасын төзекләндерү туган телне тирәнтен өйрәнүне күздә тота

«Алтынчәч» икенче санлы балалар бакчасы бинасы узган гасырның 80 нче елларында салынган иде.

(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)

Заманында аны район хастаханәсенең гинекология бүлеге итеп үзгәртеп кордылар. Гинекология бүлеге дистә елдан артык эшләгәч, әлеге бинаны 2010 елда балалар бакчасы итеп кабат капиталь төзекләндергәннәр иде. 


Икенче санлы балалар бакчасында балаларга тиешле белем-тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр канәгатьләнерлек булмаган. Бинаның түбәсеннән су үткән, тәрәзә-ишекләрдән һәрвакыт салкын кереп торган. Бакчада зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре башланып китте. Монда тәрәзәләр бер камералы гына булган, хәзер ике камералы пластик тәрәзәләр куелачак. Түбә өр-яңадан яңартылачак, фасад җылытыла. Стенасын керамик плитәләр белән тышлаячаклар. 


Җылылык, су системасы, канализация, электр чыбыклары алыштырылган. Җылылыкны «Теплоконтур» ҖЧҖдән өч кеше үткәрә, электр эшләрен «Электроком» ҖЧҖдән шулай ук өч кеше хезмәт куя. Беренче катта уен бүлмәләрендәге идәннәр җылытылачак. Шулай ук ишекләр дә өр-яңадан булачак. Кыскасы, бакчада төзүчеләр кулы кагылмаган бер бүлмә дә калмаячак. Биредә барысы да җиренә җиткереп, заман таләпләренә туры китереп эшләнә, ди мастер Давид Погасян.


Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында эш тулы күәтенә бара. Диварларны штукатурлауда ике берәмлек штукатур станциясе эшли. Диварларны машина белән штукатурлыйлар, икенчеләре шомарта, плитә ябыштыра, ут чыбыклары суза. Объектта һәркемгә эш фронты билгеләнгән. Биредә хәзерге вакытта 50 кеше хезмәт куя. 

Искәртеп үтәбез, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2026 елда 7,5 миллиард сумнан артык акча каралган. Бу акчалар 38 мәгариф учреждениесен һәм бер яшьләр үзәген капиталь ремонтлауга тотылачак. Шулай ук мәктәпләрне «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» һәм «Хезмәт» дәресләрен укыту өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев